Мошенниклар Зәйдә яшәүче 83 яшьлек ир-атны Украинага акча күчерәсең дип куркытып, 2 миллион 438 мең сумлык кредит алдырганнар
Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә мошенниклыкның өч очрагы теркәлгән.
9 декабрьдә 37 яшьлек хатын-кыздан билгесез кешенең аның паспорт мәгълүматларын кулланып, микрофинанс оешмасында 12 мең сумлык ике кредит төзүе турында хәбәр керә.
12 декабрьдә полиция бүлегендә Зәйдә яшәүче 83 яшьлек ир-аттан гариза керә. 1 декабрьдә аның өй телефонына билгесез кеше шалтыратып, үзен “Таттелеком” хезмәткәре дип таныштыра һәм элемтә сыйфатын яхшырту өчен башка системага күчәргә кирәк дип, паспорт мәгълүматларын атауны сорый. 2 декабрьдә аңа билгесез хатын-кыз шалтыратып, үзен прокуратура хезмәткәре дип атый, аның исеменә 2 миллион сумлык счет ачылуын, 1 миллион сумын ФСБ хезмәткәрләре блокировать итүен, ә икенче 1 миллионын банкоматтан салдыруларын, аның мошенниклар тозагына эләгүен әйтә. Ул зыян күрүчене Ватанга хыянәт итүдә һәм Украинага акча җибәрүдә гаепли. 3 декабрьдә аңа янәсе “юрист” шалтырата һәм аңа акчаларны декларацияләргә кирәклеген аңлата. 4 декабрьдә җинаятьчеләр күрсәтмәсе буенча зыян күрүче 2 миллион 438 мең сумны билгесез ир-атка, «үзен курьер» дип атаган затка тапшыра.
“Хәзерге вакытта мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылды, аларны кылуга катнашы булган затларны, шулай ук булган хәлләрне ачыклау буенча оператив-техник чаралар үткәрелә. Икенче фактка килгәндә, банк офисларында зыян күрүчедән банк хезмәткәрләре ул мошенникларга акча күчерергә теләмиме дип кызыксынганнар, ул моңа юк, дип җавап биргән. Сак булыгыз, билгесез кешеләргә шәхси мәгълүматларыгызны беркайчан да җиткермәгез, мондый вакытта сөйләшүдән баш тартып, телефонны куегыз”, - ди полиция хезмәткәрләре.
Ә Бла-бла-кар кушымтасы аша 51 яшьлек хатын-кызның 18500 сум акчасын банк счетыннан салдырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев