Мошенниклар җылылык өчен түләнгән акчаны кайтару турында ялган хәбәр белән алдый
Татарстанда мошенниклар, янәсе, җылылык өчен түләнгән артык акчаны кире кайтару турында хәбәрләр җибәрә башлаган.
Бу хакта “Татар-информ” яза.
Мондый хәбәрләрнең максаты – кешенең шәхси картасы яки банк картасы мәгълүматларын кулга төшерү. Шикле сылтамага күчү акча урлауга яки вирус кертүгә китерергә мөмкин. Шуны истә тотарга кирәк: чын идарәче компанияләр смс-хәбәрдәге сылтама аша акчаны кире кайтармый. Түләүләрне яңадан исәпләү рәсми квитанцияләрдә генә күрсәтелә. “Өлкән яшьтәге туганнарыгыз һәм күршеләрегезне кисәтү аеруча мөһим. Фәкать рәсми элемтә каналларына гына ышаныгыз”, – дип чакырганнар шәһәр хакимиятендә.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев