Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мошенниклар терлекләрнең баш санын хәбәр итүне сорап, ялган хат юллый башлаганнар

Мошенниклар кайбер төбәкләрдә Росстат исеменнән рәсми хатлар җибәрә башлаган.

Ведомство мәгълүматлары буенча, алар мал-туарның баш саны (идентификация номерларын кертеп) турында кичекмәстән мәгълүматлар тапшыруны таләп итә.

Аферистлар мондый хатлар ярдәмендә кешеләрнең, шул исәптән авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең шәхси мәгълүматларын кулга төшерергә маташа. Бу мәгълүматлардан кешеләрнең банк счетларына һәм шәхси аккаунтларына керү өчен файдаланылырга мөмкин.

Росстатта басым ясап әйтелгәнчә, ведомство шәхси мәгълүматларны, оешмалар реквизитларын, мал-туарның идентификация номерларын, башка шундый мәгълүматларны җибәрү таләбе белән хатлар җибәрми.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев