Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мошенниклар һаман алдауда

Соңгы вакытларда Татарстан территориясендә кешеләргә аферистлар тарафыннан «Энергосбыт» хезмәткәрләре сыйфатында шалтыратулар саны арткан.

Алар электр счетчигын тикшерү яки алыштыру, түләүләрне яңадан исәпләү, электр энергиясенә түләү өчен счет номерын үзгәртү кебек сылтаулар белән шалтыратып гражданнарның ышанычына керергә тырышалар.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны уяу булырга һәм «Энергосбыт» хезмәткәрләренең исәпләү приборлары күрсәткечләрен җыю, электр счетчигын алыштыру максатында клиентларга шалтыратмауларын, смс-хәбәрләрдән кодларны атауларын сорамауларын, электр белән тәэмин итүгә кагылышлы сораулар бирмәүләрен истә тотарга чакыра. Клиентлар теләсә нинди мәгълүматны хезмәткәрләрдән квитанциядә һәм компания сайтында күрсәтелгән рәсми элемтә каналлары аша ачыклый ала.

Әйтик, Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча дежур бүлегенә акча урлау турында гариза белән 1957 елгы җирле хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Хатын-кыз хәбәр иткәнчә, аңа билгесез кеше шалтыраткан, ул үзен «Энергосбыт» хезмәткәре дип таныштырган һәм счетчикны алыштырырга тәкъдим иткән. Электр счетчигын тикшерү өчен шалтыратучы SMS аша килгән кодны сорап алган. Пенсионер кодны әйтеп биргәннән соң, шалтыратучы «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси кабинетка керү мөмкинлеге ала. Аннан соң хатын-кызга банктан, төрле хокук саклау структураларыннан шалтыратулар килә башлый. Алар сез яшерен кодны әйткәнсез, хәзер мошенниклар сезнең банк счетындагы акчаларыгызны урларга телиләр, дип куркыталар. Акчаларны саклау өчен аферистлар тупланмаларны «куркынычсыз счетларга» күчерергә күндерәләр. Пенсионер хатын-кыз алар кушканны үтәгән һәм 900 мең сумнан мәхрүм калган.

Мондый хәйләгә тагын өч пенсионер эләккән: Чаллыда яшәүче хатын-кыз 387 мең сум, ә Казанда яшәүче ике пенсионер җинаятьчеләргә 472 мең һәм 387 мең сум күчергәннәр.

Әлеге фактлар буенча РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсе 3 нче өлеше буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев