Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мошенниклар Дәүләт хезмәтләре порталы аша һөҗүмгә күчкән

Зәй эчке эшләр бүлегенә гражданнардан дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтларын «ватулары» турында гаризалар ешрак керә башлаган. Бу хакта полиция хезмәткәрләре хәбәр итә.

Агымдагы елда бүлеккә шундый 39 гариза кергән. Тикшерү бүлекчәсендә Россия Җинаять кодексының 272нче маддәсе буенча 25 җинаять эше кузгатылган.

— Мошенниклар үзләрен Дәүләт хезмәтләре порталыннан дип таныштыра һәм техник хата турында хәбәр итеп, яңадан теркәлү узарга куша. Моның өчен алар ялган сайтка сылтама бирәләр. Сылтама аша кереп анкета тутыру нәтиҗәсендә бөтен мәгълүмат һәм счеттагы акчалар мошенниклар кулына эләгә. Иң куркынычы — мошенниклар Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлүчеләрнең логин-парольләрен белеп, алар исеменнән кредит яки микрозайм рәсмиләштерә. Порталда сакланган шәхси мәгълүматлар нигезендә кредит рәсмиләштерү кыенлык тудырмый, — ди полиция хезмәткәрләре.

Дәүләт хезмәтләре порталында үз аккаунтыңны ничек сакларга?

Аккаунтны саклау өчен ике факторлы аутентификацияне кертү җитә, ягъни порталга логин һәм пароль буенча гына түгел, ә бер тапкыр кулланыла торган СМС-код буенча да керүне көйләргә кирәк. Моннан тыш, катлаулы пароль куллану мөһим.

Әгәр дә мошенник аккаунтыгызны ватып, мәгълүматларны алса, нишләргә?

Әгәр аккаунтыгыз ватылган икән, парольне ашыгыч рәвештә үзгәртергә, техник ярдәм белән элемтәгә керергә һәм аның күрсәтмәләрен үтәргә кирәк. Шулай ук экспертлар елына бер-ике тапкыр парольне үзгәртергә һәм хәрефләр, саннар һәм символлардан торган катлаулы һәм уникаль комбинацияләрне генә кулланырга киңәш итә.

Полиция хезмәткәрләре зәйлеәрне уяу булырга һәм явыз ниятле кешеләрнең хәйләләренә юл куймаска чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев