“Мөмкинлекләр дөньясы”: спорт берләштерә
Бүген Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында “Мөмкинлекләр дөньясы” дип исемләнгән сәламәтлек буенча физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт һәм бердәмлек бәйрәме узды.
Чарада катнашучылар физик активлыкның һәркем өчен мөмкин булуын, ә спортның чикләрне белмәвен исбатладылар.
Спорт бәйрәмен физик культура, спорт һәм туризм, яшьләр эшләре, мәдәният идарәләре “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге белән берлектә оештырды.
Физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен “Мөмкинлекләр дөньясы” спорт бәйрәме Зәйдә өченче ел уздырыла. Быел ул “Татарстанда җәй” республика проекты кысаларында үткәрелде.
-Спорт бәйрәме “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге эгидасы астында уза. Чарага район башкарма комитетының барлык идарәләре тартылды. Чөнки монда төрле яшьтәге кешеләр катнаша. «Мөмкинлекләр дөньясы» спорт бәйрәменең максаты — физик яктан чикләнгән кешеләр өчен инклюзив мохит булдыру: аларга спортта үзләрен күрсәтергә, җәмгыятьнең ярдәмен тоярга, үз көчләренә ышанычны ныгытырга һәм үзара хөрмәт һәм толерантлык культурасын формалаштырырга мөмкинлек бирү, - ди “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге баш белгече Гөлнара Феофанова.
Бәйрәмне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова ачып, чарада катнашучыларга авырлыкларга бирешмәскә өндәде, аларның безнең өчен көчле рухлары белән үрнәк булуларын белдерде. Чара бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. “Мөмкинлекләр дөньясы” спорт чарасын оештыруда актив катнашканнары өчен сукырлар җәмгыяте рәисе Мария Костюченко, инвалидлар җәмгыяте рәисе Антонина Николаева, “Барс” спорт мәктәбе директоры вазифаларын башкаручы Наталья Шаповаленко, “Барс” спорт мәктәбе автобус йөртүчесе Рәшит Җиһаншин, “Тату гаилә” балалар бакчасы һәм 9нчы мәктәп коллективлары Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Актив тормыш позициясе һәм мөмкинлекләре чиклеләр белән эшләүдә зур хезмәтләре өчен “Энергетик” Мәдәният сараеның тавыш операторы Айрат Сәхабетдинов һәм артист-вокалист Виктория Шәрәфиевага “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге Рәхмәте белдерелде.
Программада канат тартышу, шахмат-шашка уены, армрестлинг, спорт йөреше, дартс уеннары каралган иде. Шулай ук күпләр үзләрен “Күңелле стартлар” эстафета ярышында сынады һәм “Хезмәткә һәм оборонага әзер!” нормативларын үтәде. Шулай ук 9нчы мәктәп укучылары кул эшләреннән күргәзмәләр эшләде.
Ә соңыннан һәр спорт төре буенча җиңүчеләр, призерлар билгеләнеп, бүләкләү тантанасы узды.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев