“Мобилизациянең яңа дулкыны булачак…”: “Телеграм”да шундый хәбәр алдым
Беркөнне телефонымда “Телеграм”да “Мобилизациянең яңа дулкыны булачак, шушы сылтама буенча исемлекне кереп карарга була”, - дигән хәбәр килде.
Һәм бу хәбәр минем контактымда булган таныш кеше исеменнән иде. Барыбыз да шул хәбәрдән куркып торабыз бит инде, кереп карадым һәм минем “Телеграм”ым эшләми башлады, ябылды. Әле шушы ялган хәбәр хәзер минем исемнән башка контактларга әллә кайларга киткән.
Бу хәбәрләрне мошенниклар җибәрә икән. Мобилизациянең икенче дулкыны турындагы мәгълүмат ялган булудан тыш, мошенниклар “ятьмәләренә” яңа корбаннарны эләктерергә тырыша. Мондый шикле сылтамаларга кермәгез. Әлеге сылтама буенча күчкәндә Телеграм буенча теркәлергә кирәк булган сайтка эләгәсең. Кеше шул сайтка керү белән үз аккаунтына керә алмый башлый. Минем белән дә шулай булды. Җитмәсә бит “Телеграм” аккаунтында телефон номерым да күрсәтелгән иде. Ә аннан инде китте таныш булмаган номерлардан шалтыратулар! Берсен алмыйсың, аның артыннан икенчесе шалтырата.
Мошенниклар халыкны алдауның төрлелдән-төрле юлларын эзли. Сак булыгыз! Алданмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев