Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мобилизацияләнгән зәйле гаиләсендә - шатлыклы вакыйга

Мобилизация буенча чакырылган Зәй ир-атының бүген хатынын сабые белән бергә бала тудыру йортыннан чыгардылар.

Район үзәк дәваханәсенең бала тудыру йортында бүген үзенчәлекле вакыйга булды. Шушы көннәрдә биредә өлешчә мобилизация кысаларында хезмәткә чакырылган ир-атның баласы туды. Район үзәк дәваханәсе һәм район җитәкчелеге гаилә өчен тантаналы чара оештырды.

Бала тудыру йортына муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов бүләкләр белән килде.

- Сезне гаиләдәге  шатлыклы вакыйга - бала туу белән котлыйбыз. Баланың бәхетле булуын, мәхәббәт, җылылык һәм кайгырту белән тулы дөньяда үсүен, әтисенең исән-сау әйләнеп кайтуын телим, - диде Разиф Галиевич. 

Ул гаиләгә 100 мең сумлык сертификат бүләк итте. Зәйдә мобилизация буенча чакырылган ир-егетләрнең балалары туган очракта башка гаиләләргә дә шушы күләмдә акчалата сертификат биреләчәген белдерде район башлыгы. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән  яңа туган сабый өчен тартма тапшырылды, анда беренче кирәк-яраклар җыелган.

Район үзәк дәваханәсенең кызыл почмагында гаиләнең якыннары, туганнары һәм дуслары җыелды. Яңа туган баланың әнисенә баш табиб Айдар Фатыйхов та котлау сүзләрен ирештерде.

Әлеге гаилә улларына Григорий дип исем биргән. Гаиләдә инде 3 яшьлек кыз да үсә. Энесенә ул исемне сайлаган. Яшь әни һәм уллары Григорий үзләрен яхшы хис итәләр. Ире, хәзер инде яшь әти белән алар һәрвакыт элемтәдә. Ватан сагына китәр алдыннан гына хатыны УЗИ узып, малай туачагын белгәннәр. Ире бу хәбәргә бик сөенгән. 

- Әтиебез бүгенге көндә үзенең гражданлык бурычын үти, Ватан мәнфәгатьләрен яклый. Улыбызның тууы аңа көч һәм ныклык өстәр дип ышанам, - диде әни кеше.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев