Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мобилизациягә алынган зәйлеләрнең йортларына янгын турында хәбәр итүче автоном җайланмалар урнаштыралар

Янгын турында хәбәр итүче автоном җайланмаларны алуга средстволар муниципаль район җитәкчелеге тарафыннан бүлеп бирелде.

Мобилизациягә алынган зәйлеләрнең йортларында янгын турында хәбәр итүче автоном җайланмалар урнаштыра башладылар. Бу эшне 88нче янгын сүндерү һәм район янгын күзәтчелеге бүлекләре инспекторлары яшьләр эшләре идарәсе белгечләре белән берлектә алып бара. Шулай ук гаиләләр белән әңгәмәләр үткәрелә, яныгн турында хәбәр итүче җайланмаларның ничек эшләве аңлатыла, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белешмәлекләр тапшырыла.

Мондый җайланмалар – янгыннарны кисәтүдә нәтиҗәле чараларның берсе. "Әлеге приборлар автоном режимда эшли, ягъни янгын сигнализациясен бинаның инженер челтәрләренә тоташтыру күздә тотылмый.  Ул батарейкалар белән эшли, алар бер елга кадәр хезмәт итәргә сәләтле”, - ди район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Зөлфия Ризванова.

Фото янгын күзәтчелеге бүлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев