Михаил Никифоров: хәрби хирург, герой, Зәй легендасы
Хәрби хирург Михаил Михайлович Никифоров исеме Зәй тарихына мәңгегә алтын хәрефләр белән язылган.
Аның хезмәте, фидакарьлеге һәм таланты Бөек Ватан сугышының авыр елларында ныклык һәм кешелеклелек символына әверелде. Алгы сызыкта уздырылган 13 меңнән артык операция — аның кеше гомерләрен саклап калуга керткән өлешенең бик аз өлеше генә.
Михаил Никифоров 1900 елның 23 февралендә Түбән Новгород губернасының Ледырь авылында туа. 15 яшендә чиркәү каршындагы мәктәпне тәмамлаган егет Казанга китә, анда «Поляр» фабрикасында итекче һөнәрен үзләштерә. Табиб булгач бу күнекмәләр аңа операция бүлмәсендә дә кирәк булып чыга: соңрак аның җөйләренең гаҗәеп төгәллеген һәм пөхтә булуын билгелиләр.…
Ә Казан университетының медицина факультетын ул 1922 елда тәмамлый. Кешеләргә ярдәм итү омтылышы аның бөтен тормышының мәгънәсе булып тора. 1936 елда ул Зәйгә күченә, район хастаханәсен җитәкли.
1940 елда Совет-фин сугышы башлангач, Михаил Никифоров фронтка чакырыла, анда ул 18нче укчы дивизиясе каршындагы хирургия бүлегенең медсанбатын җитәкли. Ә Бөек Ватан сугышы башлангач, беренче көннәрдән ул Көнбатыш фронтындагы 2050нче эвакуцион госпитальнең баш табибы һәм хирургы була. Кыр шартларында эшләү гаять чыдамлык һәм профессиональлек таләп итә. Дошман уты астында, медикаментлар һәм җиһазлар җитешмәү шартларында Никифоров 13 меңнән артык операция уздырган. Бу факт хәтта дистә еллар узгач та соклану уята.
Сугышта Никифоров авыр яра ала. Әмма, җәрәхәтеннән терелүгә үк ул кабат эшенә кайта, күп кенә яралыларның гомерен саклап кала. Талантлы хирург — тән ертылган яраларны дәвалау методикасы авторы, аның фәнни монографиясе Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда саклана.
Үзенең сугышчан казанышлары өчен, медицина хезмәте майоры Михаил Никифоров Кызыл Йолдыз ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән.
Тыныч тормышта да хезмәтен дәвам иткән
Сугыш беткәч, Михаил Никифоров Зәйгә кайта, биредә үзенең табиблык эшен дәвам итә. Яңа Зәй бистәсендәге яңа дәваханәне җитәкли. Медицина кабинетлары булдыра, дәваханәне җиһазлар белән тулыландыра, табиблар һәм шәфкать туташлары штатын туплый, территорияне төзекләндерү турында кайгырта. Шушы оештыру мәшәкатьләре барышында да ул операция ясаудан туктамый. Аеруча өлкән буын зәйлеләр аның дәваханәдә грязелеченияне башлап җибәрүен яхшы хәтерлиләр. Бу төр дәвалау өчен ул үзе Кармалка бистәсе янындагы файдалы ятмаларны тикшерә, өйрәнә. Дәвалау өчен балчык үрнәкләре Мәскәү лабораториясенә озатыла, анда Зәй ятмаларының дәвалау үзлекләре турында уңай нәтиҗә ясала. Грязелечение, парафин, токлар күпләргә операцияләрдән соң буыннарның хәрәкәтчәнлеген торгызырга ярдәм итә. Никифоров кайчан да булса Зәйдә республика масштабындагы шифаханә һәм грязелечения үзәге булыр дип хыялланган.
Никифоров шулай ук актив рәвештә иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә. Яңа Зәй поселогы Советы депутаты буларак, ул табигатьне саклау комиссиясен җитәкли. Шәһәрне яшелләндерүгә зур өлеш кертә, аның тырышлыгы белән Яңа Зәй күп тапкырлар төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча Татарстанның иң яхшы торак пунктларының берсе исеменә лаек була.
Үзе ул Иске Зәйне бик ярата, биредә хатыны һәм ике баласы белән белән яши.
«Бу курорт шәһәр — биредә шагыйрьләр, рәссамнар, язучылар яшәргә тиеш урын», — дип кабатларга ярата торган була ул.
«Сугыштан соң Аксар авылыннан төзүчеләр бригадасы аңа зур агач йорт салдылар, ул анда гаиләсе белән күченергә тиеш иде. Аны карап чыккач, Михаил Михайлович авыл осталарының югары сыйфатлы эшләренә таң кала һәм биек түшәмле зур якты бинаны район китапханәсе итеп куллануга тапшырды, ә үзе иске йортында яшәргә калды», — дип искә ала шәһәрдәшебез Миңнерифкат Шәвәлиев.
Буш вакытларында доктор бакчада эшләргә ярата торган була, алма, груша, чия, карлыган үстерә, җимеш агачлары сортлары белән экспериментлар ясый.
Михаил Михайлович Никифоров күп бүләкләргә ия. Сәламәтлек саклауны оештырудагы казанышлары өчен ул «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнгән. 1970 елда, үзенең 70 яшьлек юбилее уңаеннан, аңа Зәйнең Мактаулы гражданины исеме бирелә, ә аның исемен шәһәрнең Мактау китабына кертәләр.
1985 елның 21 февралендә бөек шәхес вафат була. Аның тормышы — кешеләргә хезмәт итү, эшкә тугрылык һәм Ватанга карата гаять зур мәхәббәт үрнәге. Аның хөрмәтенә аталган урам Зәй халкына, меңләгән кешеләргә сәламәтлеген һәм яшәүгә өметен кайтарган танылган хирургны искә төшерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев