Мирный бистәсендә укучылар белән террорчылыкка каршы тору турында сөйләштеләр
Бүген Мирный бистәсе мәдәният йортында террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чара үтте.
Алып баручы 5нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучыларына «тынычлык», «толерантлык» төшенчәләре турында сөйләде.
Чарада катнашучылар Беслан мәктәбендә узган фаҗигале көннәрне һәм соңгы елларда дөньяда булган террорчылык белән бәйле вакыйгаларны искә төшерделәр. Балалар милләтара низагның һәм түземсезлекнең нәрсә икәнен, террорчылыкның, экстремизмның асылын һәм гадәттән тыш хәлләрдә ничек дөрес эш итәргә икәнен белделәр, сораулар бирделәр. Балаларның игътибары террорчылык актларын булдырмау максатыннан җәмәгать урыннарында уяулык күрсәтү зарурлыгына юнәлтелде.
фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев