Мирный бистәсендә Өлкәннәр көне уңаеннан “Күңел җылысы” акциясе үтте
Өлкәннәр көне алдыннан Мирный бистәсендә яшәүче илебез үсеше өчен зур хезмәт куйган затларны котладылар.
7нче филиал шәһәр китапханәсе китапханәчесе Эльвира Архипова, «Мирный» һәм «Бөгелде» территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләре Гөлбану Галяминская һәм Мария Гарәпшина, 5нче мәктәп укучылары илебезнең тере тарихы булган мактаулы яшьтәге кешеләрнең өйләрендә булдылар.

Рәхмәт һәм ихлас котлау сүзләре тыл ветераннары Мәгъфуга Ибнеева һәм Мария Винокурова, хезмәт ветераннары Раиф Зөфәров, Зәйнәп Латыйпова, Минфәния Гарәпшина, уллары махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Любовь һәм Николай Байрашевларга җиткерелде.

Өлкәннәр, күзләренә яшь тулса да, котлауларны чын күңелдән кабул иттеләр. Һәркемгә иң мөһим теләкләр – сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләп, кечкенә генә бүләк тапшырылды.
Фотолар “Мирный” үзидарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев