Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мирный бистәсендә мәдәният хезмәткәрләре кар чистарту буенча гомумшәһәр өмәсенә чыктылар

5 февральдә Зәйдә кар чистарту буенча гомумшәһәр өмәсе узды.

Быелгы кышта көне-төне диярлек буранлап яуган кар шәһәрдә, авылларда яшәүчеләргә дә, юлларны тәртиптә тотучы юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә дә өстәмә мәшәкатьләр, кыенлыклар тудыра.

5 февральдә Зәйдә сәнәгать предприятиеләре, оешма-учреждениеләр, торак милекчеләре шикрәтләре һәм идарәче компания хезмәткәрләре үз территорияләрендә һәм янәшәдәге биләмәдәге карны чистартуга чыкты.

Мирный бистәсенең шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре дә гомумшәһәр өмәсенә кушылдылар.

— Барыбыз бергәләп кар чистарттык, шул ук вакытта бергәләп хезмәт кую күңелле дә. Ахырда хезмәт нәтиҗәләрен күрү иҗади эшкә дә рухландыра. Саф һавада эшләү рәхәт кенә түгел, ә файдалы да бит, — ди шәһәр мәдәният йорты директоры Фәннур Миннекәев.

Фотолар шәһәр мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев