Мирный бистәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән уяулык турында сөйләштеләр
7 октябрьдә Мирный бистәсе мәдәният йортында «Уяу бул!» дип аталган чара узды.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм түгәрәкләргә йөрүчеләр белән мәдәният йорты директоры Фәннур Миннекәев әңгәмә үткәрде.
Фәннур Галимҗанович чарада катнашучыларга пилотсыз очкыч аппаратларын күргәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртте. Шулай ук терактлар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм ашыгыч ярдәм телефоннарын белү никадәр мөһим икәнлеге һәм шундый катлаулы ситуацияләрдә куркынычсызлык чаралары турында сөйләде.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев