Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мирный бистәсендә итекле хоккей ярышлары узды

Мирный бистәсендә яшәүчеләр ялларын мавыктыргыч, шул ук вакытта файдалы итеп уздыра. Бүген алар җыелышып итекле хоккей уйнадылар.

Әтиләр һәм балалардан торган ике командага бүленеп ярыштылар.  Алар тупны көндәш капкасына кертү мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска тырышып, кәшәкәләре белән азартлы итеп туп кудылар.

Кечкенә булуларына карамастан, балалар чын уен күрсәттеләр, һәр туп өчен көрәшеп, әтиләренә бирешергә теләмәделәр. Һава торышының матур торуы да  катнашучыларны сөендерде. Җанатарлар исә командаларга көч биреп тордылар. 4: 2 исәбе белән балалар командасы җиңде.

"Мондый уеннар күңел күтәренкелеге бирә, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүдә яхшы үрнәк булып тора. Олысы-кечесе  канәгать калды һәм уңай хис – кичерешләр алды», - дип сөйли чараны оештыручы «Мирный» ТИҮ рәисе Гөлбану Галяминская.

Уен ахырында барлык катнашучылар татлы бүләкләргә ия булдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев