Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мирный бистәсендә Җиңү көне уңаеннан концерт куйдылар

Бөек Җиңү көне уңаеннан Мирный бистәсе мәдәният йортында «Ул бөек еллар алдында баш иябез» дип аталган бәйрәм концерты узды.

Барлык сәнгать номерлары — миниатюралар, җырлар, шигырьләр һәм биюләр Бөек Ватан сугышы ветераннары, тол хатыннар, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш балалары истәлегенә багышланган иде. Концертта «Ивушка», «Гармония» халык җыры вокаль ансамбльләре, «Конфетти» хореография коллективы, Резидә Ченцова, Фәннур Миннекәев, нәфис сүз осталары Маргарита Демидова, Любовь Мөбарәкшина, шулай ук «Адымнар» татар мәдәнияте клубы чыгыш ясады. Илебез иминлеге өчен көрәшүчеләр бер минут тынлык белән искә алынды.

«Без һәрвакыт халкыбызның батырлыгын истә тотачакбыз, җиңүчеләр буыны варислары булуыбыз белән чын күңелдән горурланабыз. Безнең бурыч — Җиңүнең нинди бәягә яуланганын аңлау, Ватан азатлыгы өчен башын салганнарны онытмау, арабызда яшәүче ветераннар турында кайгырту», — ди мәдәният хезмәткәрләре.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев