Мирный бистәсендә яшәүчеләр гаилә бәйрәмен билгеләп үттеләр
Бәйрәм чарасы паркта узды.
8 июльдә шәһәр мәдәният йортын хезмәткәрләре Мирный бистәсе паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм концерты үткәрделәр.
Бәйрәм кичендә котлау сүзләре, шигырьләр, җырлар, биюләр яңгырады. Музыкаль котлауларны «Ивушка» халык җыры вокаль ансамбле, солистлар Татьяна Королева, Лидия Силантьева, Александр Селиверстов, Резида Ченцова, Әминә Зарипова, Радик Әхмәтшин бүләк итте. Бәйрәм барлык тамашачыларга аралашу шатлыгы һәм яхшы кәеф бүләк итте.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев