Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мирный бистәсендә яшәүче Гөлүсә Спирова 30 елга якын кәҗә асрый

Бүген аның хуҗалыгында 17 кечкенә мөгезле терлеге бар. Аларны асрау турында ул безгә дә сөйләде.

Кечкенә мөгезле терлекне Гөлүсә апа моннан 30 ел элек асрый башлый. Ул вакытта аның оныгында аллергия ачыклыйлар. Шул чакта кәҗә сөте ярдәмгә килә. Файда китергән терлектән гаилә инде аерыла алмый. Төрле елларда Гөлүсә апаның кәҗәләре саны 20 артып киткән. Бүген аның утарында 17 хайван чабып йөри.

«Алар мине хәрәкәттә тоталар, үземне, балаларымны ашаталар, кәҗәләремне бик тә яратам», дип сөйли пенсионер. Аның көне иртәнге биштә, шуларны ашатудан башланып китә. Рационнары гади — көненә 3 тапкыр коры бодай, печән, яшел үлән һәм күп итеп су. Үләннәрдән кәҗә — канлы үләнне, бәбкә үләнен, шайтан таягын аеруча яратып ашый икән. «Яшьрәк чагымда көненә 2 тапкыр 2 сәгатькә болынга алып чыга идем, хәзер инде аның кадәр үк егәрем юк. Утарда гына йөриләр», дип уртаклашты хуҗабикә. Рәхмәтләрен әйтеп кәҗәләр Гөлүсә апага сөт бирәләр. Тик хатын-кыз 3 кәҗәсен генә сава, калганнарын бәтиләре имеп йөри икән. Артык сөт кирәкми дә ди, көненә 3 литр җитә аңа. Өстәвенә ел буе ит тә алганы юк, кәҗә ите генә ашыйм, дип уртаклашты пенсионер. Кәҗәләренең сөтеннән ис килми аның, әле атнасына берничә тапкыр килеп алучы клиенты да бар икән. «Кечкенә чагымда авылыбызда кәҗә асраучы бер әби бар иде, шул 100 хәтле яшәде, димәк файдасы да бардыр инде», ди Гөлүсә апа. 

Тик соңгы елларда кешеләрнең мал асрарга иренүләре борчый аны. Үзеннән дә кәҗә бәтие алучылар булган, тик берсе дә озак асрамады ди мал җанлы пенсионер. 82 яшьлек пенсионер үз йорты белән тора. Өстәвенә зур бакчасы да бар. Анда бөтен кирәкле әйберне дә үстерә. Әйтергә кирәк, Мирный бистәсе, Бөгелде, Нефтебаза, Заготзерноны исәпкә алып якынча 80 кәҗә исәпләнә. Шуларның яртысын хуҗалары иреккә чыгарса, яртысы өй шартларында гына асрала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев