Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мирный бистәсендә яшәүче Антонина әбине 95 яше белән котладылар

Зәйнең Мирный бистәсендә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Антонина Демидова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Антонина Александрованы юбилее белән  котларга шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов, Мирный бистәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре килде. 

Сергей Васильевич ветеранны олы юбилее белән котлап, район башлыгы Разиф Кәримов, Россия Президенты Владимир Путин исеменнән бүләк тапшырды.

Антонина апаның  балачагы, үсмер вакытлары бик авыр вакытларга туры килгән. Ул чор кешеләре барысы да тормышның авыр, михнәтле чорын күргән буын һәм инде бик күпләргә гыйбрәт итеп сөйләрлек үткәннәре бар. 

Бүгенге тормышының ипле генә баруына куанып гомер кичерүче Антонина әби  үзен котларга килүчеләргә зур рәхмәтләрен житкерде, ил-көннәребезнең тыныч булын теләде. 

Фотолар Мирный мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев