Мирный бистәсендә «Чыршы бәйрәме» узды
26 декабрьдә Мирный бистәсе мәдәният йортында «Яңа ел чыршысын ачу» бәйрәм программасы узды.
Мәдәният хезмәткәрләре клуб формированиеләре, мәдәният йортының һәвәскәр берләшмәләре катнашучылары, Мирный микрорайоны балалары өчен «Чыршы бәйрәме» оештырдылар. Бәйрәмчә Яңа ел кәефен булдырырга «Радуга» вокаль студиясе солистлары, әкият персонажлары — Кыш Бабай, Кар Кызы һәм аларның ярдәмчеләре фәрештәләр, Факир, мәрхәмәтле разбойниклар ярдәм итте. «Мальвина» курчак театры һәм «Калинушка» түгәрәгенә йөрүчеләр Елан елы символын да ясаган иде.
«Әкият персонажлары үткәргән шаян уеннар балаларга күңелсезләнергә ирек бирмәде. Балалар әкият геройлары белән бергә чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, „Конфетти“ хореография коллективы белән Яңа ел бәйгеләрендә, бию флешмобларында катнаштылар, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр, ул аларга татлы бүләкләр бүләк итте», — ди мәдәният хезмәткәрләре.
фотолар мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев