Мирный бистәсендә батыр егетләрнең әниләрен бәйрәм белән котладылар
Бу көннәрдә Мирный бистәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре «Мирный» һәм «Бөгелде» территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләре белән берлектә «Герой әниләренә чәчәкләр» Бөтенроссия акциясен уздырдылар.
Әлеге акция 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылды. Акция кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучы һәм һәлак булган хәрбиләрнең әниләрен өйләренә барып бәйрәм белән котлыйлар. «Геройларның әниләренә шундый батыр уллар үстергәннәре, аларда Ватанга мәхәббәт тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт сүзләре әйтелде. Ватаныбызны саклаучы улларын көтүче әниләргә сабырлыклары, уллары өчен догада булулары өчен мәдхия укырлык. Аларга түземлек, иминлек, сәламәтлек телибез», — ди әниләрне котларга баручылар.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев