Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мирный бистәсендә балалар өчен тарих сәгате оештырылды

4 февральдә Мирный бистәсе мәдәният йортында «Хәрби дан көне» тарихи сәгате узды.

Чарада катнашучыларны Бөек Ватан сугышында Сталинградны фашист илбасарларыннан азат итү вакыйгалары белән таныштырдылар. 

«Бөек Ватан сугышының иң бөек битләренең берсен — Сталинград өчен сугышны искә төшердек. Алып баручы чыгышында әлеге истәлекле датага аерым игътибар бирде һәм катнашучыларга Сталинградны саклаучыларның каһарманлыгы турында сөйләде. Балалар һәм яшүсмерләр Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләренең тар-мар ителүе, дөньяны батырларча фашизмнан саклаган Ватаныбыз геройлары турында белделәр», — ди мәдәният хезмәткәрләре.

Хәзерге укучылар — булачак гражданнар үз тарихларын белергә һәм истә тотарга, хәтерне хөрмәт итәргә тиеш. Чара тематик презентация белән үрелеп барды.

Фото мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев