Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мирный бистәсендә балалар өчен Конституция көне уңаеннан чара үтте

Мирный бистәсе мәдәният йортында Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан чара оештырылды.

31 ел элек Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителде. Әлеге тарихи вакыйга 1992 елның 6 ноябрендә булды һәм ул республикабыз өчен сәяси, икътисади һәм хокукый өлкәдә яңа мөмкинлекләргә юл ачты.

Мәдәният хезмәткәрләре чарада катнашучыларга бәйрәмнең кайчан барлыкка килүе, Татарстанның Төп Законын ничек кабул итүләре һәм анда нәрсә турында сөйләнелүе турында сөйләделәр.

Балалар һәм яшүсмерләр бәйрәмнең тарихы һәм респубикабызда яшәүче һәр граждан күпмилләтле халкыбызның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә, бер-беребезгә карата түземле булырга тиешлегебез турында белделәр.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев