Мирный бистәсендә балалар белән дуслык турында сөйләштеләр
16 сентябрьдә Мирный бистәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре “Дуслык һәм туганлык – байлыктан да кадерлерәк!” дигән толерантлык сәгате уздырды.
Аңа “Миләшкәй” бакчасы балалары чакырылды.
“Дуслык – кешелекнең иң кыйммәтле сыйфатларыннан берсе. Үзеңдә башка кешеләргә, хайваннарга, үсемлекләргә җылы мөнәсәбәт саклау мөһим, ансыз яшәү күпкә катлаулырак булачак”.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга әнә шундый сүзләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Һәр бала дуслык һәм туганлык турында үз фикерләре белән уртаклашты. Уен формасында балалар танылган мультфильмнардан тематик җырлар тыңладылар, аннары аларның исемнәрен һәм таныш җырларны башкаручы әкият геройларын атадылар.

“Яхшы эшләр башкару, тату һәм дус яшәү ничек күңелле икәнлеге турында сөйләштек. Аннары «Кайнар кочаклар», «Елмаюыңны бүләк ит», «Игелекле эшләр» кебек тематик уеннар уйнадык”, - ди мәдәният хезмәткәрләре.
фотолар Мирный бистәсе мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев