Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мирный бистәсендә әфганчылар белән патриотик очрашу узды

13 февральдә Мирный бистәсе мәдәният йортында «Вакыт безне сайлады» дип исемләнгән очрашу оештырылды.

Очрашуга Зәй егетләре — әфган сугышы ветераннары Сергей Галяминский, Илдус Шәйхетдинов, Рөстәм Зарипов, Мирный мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрүчеләр, «Мирный», «Бөгелде» террриториаль иҗтимагый үзидарәләре активистлары, 5нче мәктәпнең V-IX сыйныф укучылары чакырылган иде.

Бу көннәрдә без Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның юбилей датасын билгеләп үтәбез, әфган сугышында гына түгел, ә "кайнар нокталар«да һәлак булган якташларыбызны да искә алабыз. Чарада алар бер минут тынлык белән искә алынды. Кичә музыкаль номерлар белән аралашып барды.

«Мирный бистәсендә мондый очрашулар традициягә әверелде. Алар ветераннарга хөрмәт күрсәтү белән бергә, сугышчы-интернационалистларның шәхси батырлыгы мисалында яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә ярдәм итә», — ди мәдәният хезмәткәрләре.

Әфган сугышы ветераннары катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Ватанны якларга, үз илебезнең патриотлары булырга чакырдылар.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев