Мирный бистәсе мәдәният хезмәткәрләре «Зур этнографик диктант-2024» онлайн акциясенә кушылды
5 ноябрьдә Мирный бистәсендә шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре «Зур этнографик диктант-2024» онлайн акциясендә катнаштылар.
Зур этнографик диктант» халыкара акциясе 1-8 ноябрьдә уза. Акция Россиядә яшәүче халыкларның тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә игътибар җәлеп итү максатыннан тугызынчы тапкыр оештырыла.
«Сорауларны чишәргә 45 минут вакыт бирелә. «Зур этнографик диктант» акциясендә катнашу — илдә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре белән танышу өчен менә дигән форсат. Этнографик диктантта катнашып, Россия халыклары гореф-гадәтләренең нечкәлекләрен яхшырак беергә мөмкин, — диде шәһәр мәдәният йорты директоры Фәннур Миннекәев.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев