Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мирный бистәсе мәдәният йортында унынчы мәртәбә татарча диктант яздылар

“Татарча диктант” акциясенә Мирный бистәсенең шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре теләп кушылды.

Акциянең максаты - татар телен саклау һәм аны дөньяга таныту, грамоталык дәрәҗәсен күтәрү, татар теленә кызыксыну уяту.

Шәһәр мәдәният йорты акциягә оештыручы буларак теркәлде. Акцияне оештыручы – Фәннур Миннекәев. 11 кеше үзләре  теләкләрен белдереп, диктант язды.

-Без бу акциядә 2016 елдан бирле катнашып киләбез. Үз туган телләрен яраткан кызлар акциягә бик теләп кушыла. Шунысы да  игътибарга лаек, диктант язарга рус милләтеннән булган кызлар да килде. Алар заманында мәктәптә татар телен укыган булганнар. Әйтергә кирәк, башкалардан бер дә аерылып тормадылар, бик яхшы итеп яздылар. Шулай ук диктантка махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә маскировка челтәрләре үрүчеләр дә кушылды. Оештыручыларның да, катнашучыларның да бары бер генә теләкләре бар - безнең язма татар телебез дә югалмасын иде. Матур тел бит ул – Татар теле, җырлап кына тора,- ди оештыручы, шәһәр мәдәният йорты директоры Фәннур Миннекәев.

Фотолар мәдәният йортыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев