Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мирный бистәсе мәдәният йортында сәламәтлек сәгате узды

Кичә Мирный бистәсе мәдәният йортында “Сәламәтлек почмагы” мәгълүмат сәгате узды.

Чарада катнашучыларга грипп, ОРЗ һәм ОРВИ авырулары хакында мәгълүмат бирделәр. Бу авырулардан саклану чаралары хакында сөйләделәр.
Салкын тиеп авырганда, ничек авыруны җиңәргә, нинди саклык чаралары кулланырга кирәк?

Салкын тиеп авырганда ютәл тиз генә бетми, атналар буена сузыла. Бу нәрсәсе белән куркыныч? ОРВИ вакытында ютәл озакка сузылса, аскы сулыш юллары ялкынсынырга һәм пневмониягә әверелергә мөмкин. Ютәл берничә ай дәвамында бетмичә тилмертсә, ул хроник бронхитка әйләнә ала. Шуңа күрә вакытында чарасын күреп, ютәлне ахырына кадәр дәваларга кирәк. Коры ютәл юеш ютәлгә әйләнсә, тизрәк тереләсең, дигән фикерләр белән дә килешергә ярамый. Чөнки коры ютәл, гадәттә, өске сулыш юллары зарарланганда күзәтелә. Аны юеш ютәлгә әверелдерү мәҗбүри түгел. Сулыш юллары зарарланган очракта дарулар эчәргә кирәк. Бу йөткергәндә какырык яхшырак купсын өчен кирәк.

Чарада катнашучыларның кан басымын үлчәделәр һәм саклык маскалары бүләк иттеләр.

Фотолар Мирный бистәсе мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев