Мирный бистәсе мәдәният йортында «Ришвәтчелеккә — юк!» дигән темага әңгәмә үтте
6 декабрьдә Мирный бистәсе мәдәният йортында хезмәткәрләр белән «Ришвәтчелеккә — юк!» темасына әңгәмә үткәрелде.
Мәдәният йоры директоры Фәннур Миннекәев коррупция төшенчәсенә аңлатма бирде, аңа каршы көрәш юллары турында сөйләде. Коллективта була торган төрле хәлләр турында фикер алыштылар, аларның яхшы һәм начар якларын билгеләргә тырыштылар. Шул рәвешле, катнашучылар коррупция дәүләт куркынычсызлыгының икътисади үсешенә, законга, демократиягә һәм кеше хокукларына җитди куркыныч тудыра һәм аның белән көрәшергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
Фото мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев