Мирный бистәсе мәдәният йортында гитарада уйнау буенча мастер-класс оештырылды
Яңалыклар

Мирный бистәсе мәдәният йортында гитарада уйнау буенча мастер-класс оештырылды

16 декабрьдә Мирный бистәсе мәдәният йортында «Җырла, минем гитарам» дип исемләнгән мастер-класс узды.

Чарада балалар катнашты.
Алып баручы балаларга алты кыллы гитарада уйнауның төп алымнарын һәм башлангыч күнекмәләрне практик үзләштерүне күрсәтте. Мастер-класста катнашучылар инструментның төзелеше турында белделәр, гади аккордлардан зур булмаган җырлар уйнап карадылар. 

“Мондый чаралар  яңаны белергә, үзеңне сынап карарга һәм вакытны файдалы үткәрергә, ә аннары дусларыңа һәм якыннарыңа гитара кебек  инструментта уйнарга өйрәнгәнеңне хәбәр итәргә мөмкинлек бирә”, - ди мастер-классны оештыручылар.

Фото мәдәният йортыннан.


Нет комментариев