Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мирный балалары үз гаиләләрен рәсемнәрдә сурәтләде

4 июньдә Мирный бистәсе мәдәният йортында «Минем гаиләм» рәсемнәр конкурсы узды.

Конкурс Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланды.  

“Балаларга үз гаиләсенә, аның гореф-гадәтләренә мәхәббәтләрен сәнгать эше – гаилә рәсеме аша белдерергә тәкъдим ителде. Үз эшләрендә алар гаиләләрендә хөкем сөргән җылылыкны, мәхәббәтне һәм назлы хисләрне тасвирларга тырышканнар”, - ди бәйгене оештыручылар.

 

Мондый конкурслар балаларда иҗади сәләтне үстерә, ә иң мөһиме, гаиләгә һәм якын кешеләргә мәхәббәт тәрбияли. Конкурска йомгак ясаганда, жюри ниндидер бер рәсемне аерып алу авыр булуын таныды, чөнки аларның һәрберсе үзенчә уникаль иде. Чарада катнашучыларның барысына да татлы бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев