Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мирный балалары кар бөртекләре ясадылар

23 декабрьдә Мирный бистәсе мәдәният йортында кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс узды.

Әминә Зарипова җитәкчелегендәге «Оста куллар» түгәрәгенә йөрүчеләр Яңа ел бизәкләренең берсе — кәгазьдән кар бөртекләре ясадылар. Аларны ясау гади, әмма шул ук вакытта кышкы әкият атмосферасы тудыралар. Балалар гади ак кәгазьне ничек итеп челтәр кар бөртегенә әйләндерергә икәнен белделәр. Тылсым дөньясына чумып, һәр кар бөртеге матур иҗат җимеше булды. 

«Мастер-класста катнашучылар шатлык һәм Яңа ел кәефе алдылар», — ди мәдәният хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев