Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Минзәлия Әхтәмҗанова: “Мәтрүшкәнең файдасы зур”

Югары Пәнәче мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Минзәлия Әхтәмҗанова урман-болыннарга чыгып, җиләк, хуш исле үләннәр җыярга ярата.

Ә мәтрүшкәне ул хисләренә бирелеп җырлый-җырлый җыя:«Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр, ераклардан әнкәй җибәргән».

Минзәлия апа укучыларыбызга мәтрүшкәнең файдасы турында да сөйли.

-Мәтрүшкә җыю вакыты – июнь ахырыннан август урталарына кадәр. Әмма төгәл вакыт һава шартларына һәм төбәккә бәйле.

Мәтрүшкәнең файдасы зур. Ул табигый антибиотик булып санала. Ашказаны согы бүленеп чыгуны арттыра, тән температурасын төшерә, ютәлләгәндә ярдәм итә, артык холестеринны куа. Аны шулай ук нерв авыруларыннан да, кан басымы югары булганда, атеросклероздан һәм башка очракларда да кулланалар. Элекке заманнарда мәтрүшкәне буыннар сызлаганда, тешләрне таштан чистарту өчен кулланганнар.

Депрессия, хәлсезлек вакытында, арыганлыкны бетерү өчен дә мәтрүшкәне кулланырга була. Гади заварка чәйнегенә 1 чәй калагы мәтрүшкә, 2-3 чәй калагы яшел чәй салырга кирәк.

фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев