Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Минзәләлеләр Зәйдә тәҗрибә уртаклаша

Бүген Зәйгә Минзәлә мәгариф идарәсе башлыгы Леонид Петряев җитәкчелегендә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, милли мәсьәләләр буенча җаваплылардан торган 15 кешелек делегация килде.

Алар Зәйдә балалар иҗат йортында, сәнгать мәктәбендә, балалар бакчасында, Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә булдылар.

— Максатыбыз татар телендә гореф-гадәтләргә нигезләнгән тәрбия эшләре алып бару юнәлешләрен барлау, заманча шартлар тудырылган биналарны карау, тәҗрибә уртаклашу. Балалар иҗат йорты һәм сәнгать мәктәбендә безгә мәсәлән, талантларны төрле бәйгеләрдә катнашырга әзерләү эшчәнлеге, яңа эш алымнары турында сөйләсәләр, балалар бакчасында «Аулак өй» күрсәтеп милли уеннарны сабыйларга өйрәтү, кул эшләренә күндерү, милли орнаментлар белән тегелгән киемнәрнең мәгънәсен яшь буынга сеңдерү формасын бәян иттеләр. Ә татар гимназиясендә без яхшы капиталь төзекләндерү үткәрелгән бинага сокландык. Биредә укучыларга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен барлык уңай шартлар да тудырылган. Хәтта стеналарга ясалган күренешләрдә татар халкы тарихын, республикабызның билгеле шәхесләре турындагы бай мәгълүматны, Татарстанның истәлекле урыннарын күрергә була. Әйтергә телим бинаның бизәлеше үк мәгърифәт алырга булышлык итә. Безнең Зәйгә килеп тәҗрибә уртаклашуыбыз да районнарыбызда яшәүче халыклар, милләтләрнең охшаш булуы белән бәйле, ә аралашып, фикерләшеп яшәү һәрвакыт ярдәм итә, — диде Леонид Валерьянович.

Гимназия директоры Марат Мөхәммәтханов Минзәлә делегациясенә аларны кызыксындырган бөтен сорауларга җавап бирде, эш юнәлешләре белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев