Минтимер Шәймиев белән бергә Урта Багражда яшәүче Анна түти дә котлаулар кабул итә
Урта Баграж авылында яшәүче Анна апа Кондрабаева Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев бүләк иткән самоварларны күз карасыдай саклый.
Бүген Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең туган көне. Бу көнне шулай ук Урта Баграж авылында яшәүче Анна түти Кондрабаева да котлаулар кабул итә.
Алар икесе дә бер елда бер көнне туганнар: 20 гыйнварда 88 яшьлек гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Авылда олы җанлы, олы ихтирамга лаек кеше ул Анна Антоновна. Әле ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев бүләк иткән самоварларны күз карасыдай саклый. Минтимер Шәрипович Анна түтигә ике тапкыр бүләк итеп самовар җибәргән булган. Беренчесен ул аның 60 яшьлек юбилеена бүләк иткән. Самовары янып чыккач, Анна түти Минтимер Шәриповичка самоварым янды дип шигырь язып җибәргән. Беренче Президентыбыз, әлбәттә, битараф кала алмаган, яшьтәшенә тагын бер самоварны бүләк итеп җибәргән.
88 яшендә дә озын шигырьләрне яттан белгән Анна түтинең зиһененә сокланырлык. Ул әле үзе дә шигырьләр яза. Китапханәдә, мәдәният йортында узучы чараларда актив катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев