Миңнеханов #МЫВМЕСТЕ премиясе финалына үткән татарстанлы өчен тавыш бирергә чакыра
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә һәм Телеграм-каналында республика халкын #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясе финалына үткән якташыбыз Альберт Бикмуллин өчен тавыш бирергә чакырды.
«Альберт Бикмуллин - якташыбыз, чын герой! Ел башында ул очраклы рәвештә ике балага куркыныч янавын күреп ала һәм ярдәмгә ташлана. Альберт ул чакта сабыйларның гомерен саклап калды, бүген дә читтә калмый, махсус хәрби операция зонасында туган илне яклый», — дип искәртте ТР Рәисе.
«Альберт #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясе федераль этабында «Шәхес» номинациясе «Ел гамәле» номинациясендә финалист булды. Якташыбызга ярдәм итик! Нәкъ менә аның кебек геройлар җиңәргә тиеш!» - дип тә өстәде ул.
«Альберт, бөтен республика синең җиңүеңә ышана! Татарстанның мондый уллары белән без горурланабыз һәм синең өчен бирәчәк тавышыбыз моны, һичшиксез, исбатлаячак!» – дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
#МЫВМЕСТЕ премиясе максаты – кешеләргә ярдәм итү һәм Россия һәм дөньяда тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән проектларны тану һәм хуплау. Премия «Мәгариф» илкүләм проекты (башка илкүләм проектлар кебек үк РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән булдырылды) ярдәмендә үткәрелә. #МЫВМЕСТЕ премиясе финалистлары өчен тавыш бирү 2024 елның 17 октябреннән 21 ноябренә кадәр уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев