Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Минем ишегалдым лагере»

Кичә - 31 майда Зәйдә “Минем ишегалдым лагере” проекты үз эшен башлады.

«Минем ишегалдым лагере» проекты Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның «Росмолодежь» гранты ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
 Ул быел унсигезенче мәртәбә оештырыла.
Бу җәйдә ишегалды лагерьлары Никифоров урамы, 73, 85; Октябрь урамы, 1, 1Б, 11; Ялчыгол урамы, 2, 4, 12; Тавлин урамы, 32; Җиңү проспекты, 1/07, 1/21; Крупская урамы, 8А; Энергетиклар урамы, 3; Гагарин урамы, 55; Ленин урамы, 1а, 1б; Беренче Май урамы, 2Б; Төзүчеләр урамы, 14нче йортлар, шулай ук Ринат Фәрдиев исемендәге паркның балалар мәйданчыгы, “Яшьләр” паркындагы спорт мәйданчыгы, Мирный бистәсе паркы һәм Перцовка авылының балалар мәйданчыгында эшли.
Балалар дүшәмбедән җомгага кадәр көндезге сәгать 3тән кичке 5кә кадәр әйдаманнар күзәтүе астында уеннарда мәшгульләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев