Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Минем ишегалды лагере» эшләячәк

Язгы каникулларда — 23-30 мартта шәһәрнең 10 мәйданчыгында «Легенда 17» педагогик отряды аниматорлары яшь зәйлеләрнең ялларын файдалы үткәрәчәк.

Смена дәвамында балаларны иҗади биремнәр, квестлар, флешмоблар һәм тематик уеннар көтә. Шулай ук үзәк китапханәгә, мәдәни учреждениеләргә төрле чараларга бару планлаштырыла. Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында да күңел ачу чаралары үтәчәк.

Балалар белән «Легенда 17» педагогик отрядының тәҗрибәле аниматорлары эшләячәк. Алар теләгән һәр баланы көн саен 15.00-17.00 сәгатьләрдә түбәндәге адреслар буенча урнашкан мәйданчыкларда көтә.

Гагарин урамы, 55нче йорт

Никифоров урамы, 73нче йорт

Октябрь урамы, 11нче йорт

Төзүчеләр урамы, 14нче йорт

Крупская урамы, 8А йорты

Октябрь урамы, 1Б йорты

Тавлин урамы, 32нче йорт

Җиңү проспекты, 1/07 йорты

«Яшьләр» паркы

Ринат Фәрдиев исемендәге парк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев