Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Милләткә хезмәттә – 90 ел

Матбугат ветераны Әлфия Җиһаншина хатирәләре.

2025 ел район матбугатында хезмәт куючылар өчен юбилей елы – Зәй матбугатына 90 ел була.

19 май – Татарстан матбугаты көне. Бу көн беренче татар газетасы “Нур” чыга башлаган көнгә туры китереп сайлана. Бу – безнең уртак бәйрәмебез, кадерле укучыларыбыз! Һәрвакыт бергә калыйк! Ветераннарыбызны бәйрәм белән котлап, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез.
Район җирлегендә 1935 елдан чыга башлаган газеталар, озын юл үтеп, Зәй елъязмасына зур өлеш кертә. Милли күтәрелеш, алгарышның бер чагылышы буларак, 1990 елның            9 июнендә “Дуслык байрагы” район газетасы “Знамя дружбы” газетасы дубляжы булудан туктап, яңа исем астында мөстәкыйль рәвештә “Зәй офыклары” газетасы чыга башлый. “Зәй офыклары” – Зәй җирендә чыккан беренче татар газетасы түгел. 1963 елга кадәр бездә ике битле “Кызыл Зәй” (соңрак дүрт битле “Яңа Зәй”) чыгып килә. 1973 елда Зәй районы яңадан торгызылгач, ул рус газетасы “Знамя дружбы”ның тәрҗемәсе (дубляжы) итеп кенә калдырыла.
Хәтердә калган мизгелләр

Матбугат ветераны Әлфия Җиһаншина хатирәләре.

– 60нчы елларда районнарны эреләндерү сәясәте Зәй районын да читләтеп үтмәде, аны Чаллы районына куштылар. Район бетүгә, 1935 елдан чыгып килүче “Кызыл Зәй” (“Красный Зай”)  газетасы яшәүдән туктады. Зәй халкы Чаллы районының “Знамя коммунизма” (“Коммунизм байрагы”) газетасын алдыра башлады.

Күп тә үтмәде, Чаллыда “КАМАЗ” автогиганты төзелә башлады. Тизләтелгән темпта барган төзелеш үз чиратында тормышка зур төзәтмәләр кертте. Чаллы киң масштаблы сәнәгать районына әверелде. Шулай итеп, 70нче еллар башында районны икегә бүлү мәсьәләсе килеп туды. Зәй районын яңадан кайтарып, аңа авыл хуҗалыгын үстерү бурычы йөкләнде. 1972 елдан район мөстәкыйль рәвештә эшли башлады. Район сулышын, аның яшәешен чагылдырып баручы газета ачу ихтыяҗы туды һәм аңа “Знамя дружбы” (“Дуслык байрагы”) исеме бирелде. 

Иске Зәйнең чиркәү бинасына урнашкан типография күптән инде ябылган, матди-техник база юкка чыккан. Хәер, ул елларда газета кулдан җыела иде. Яңа ачылган газета өчен урын шәһәрдән читтә – шикәр заводы лабораториясе бинасыннан бирелде. Редакция, типография шунда урнашты. Кичекмәстән аларны кадрлар белән тәэмин итәргә кирәк иде. Ашыгыч рәвештә типографиянең матди-техник базасын ныгытып, линотипта эшләү өчен  полиграфияне белүче кадрлар кирәк булды, кулдан җыеп кына газета чыгару мөмкин түгел иде. Хәер, кулдан җыйган очраклар да булды. Мин әнә шундый шартларда русчадан тәрҗемә ителүче “Дуслык байрагы” газетасына редактор урынбасары булып эшкә килдем. Безнең шартлар тагын да аянычрак булып чыкты. Типографиядә татар телен белүче кадрлар бөтенләй юк. Казан полиграфия училищесына кадрлар сорап заявка җибәрелгән, әмма укуны тәмамламый торып кадрлар җибәрелмәячәк.

Кадрлар әзерләгәнче, “Дуслык байрагы” газетасы чыгару өчен редактор Юрий Ханжин Түбән Кама типографиясе белән килешү төзеп, мәсьәләне уңай хәл итте. Без дубляжда дүрт кеше: ике тәрҗемәче, корректор һәм мин. Газета атнага өч мәртәбә чыга. Мин көнаралаш Түбән Камага йөрим, тәрҗемәчеләр тәрҗемә итеп җибәргән материаллар белән макет төзеп, шунда газета чыгарам. Бу – бик катлаулы, четерек-ле хезмәт. Шундый бер очрак хәтердә калды. Тәрҗемәчеләр җибәргән материаллар арасында клишелар була иде. Мин клишеның  берсен макетка кертеп җибәрдем. Ә рәсем астына бөтенләй башка кеше турында язылган булып чыкты. Басыла башлаган газетаны туктатып, әлеге сурәтне алып, аның урынына башка нәрсә әзерләргә туры килде. 

Вакытлар үтү белән, без үз кадрларыбызны әзерләдек. Алар инде татар мәктәпләрен тәмамлаган үз укучыларыбыз иде. 17 елдан соң “Дуслык байрагы” газетасы яшәүдән туктады. 90нчы елларда мөстәкыйль татар газетасы “Зәй офыклары” чыга башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев