Милләткә хезмәттә – 90 ел
19 май – Татарстан матбугаты көне. Бу көн беренче татар газетасы “Нур” чыга башлаган көнгә туры китереп сайлана.
Бу – безнең уртак бәйрәмебез, кадерле укучыларыбыз! Һәрвакыт бергә калыйк! Ветераннарыбызны бәйрәм белән котлап, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез.
Район җирлегендә 1935 елдан чыга башлаган газеталар, озын юл үтеп, Зәй елъязмасына зур өлеш кертә. Милли күтәрелеш, алгарышның бер чагылышы буларак, 1990 елның 9 июнендә “Дуслык байрагы” район газетасы “Знамя дружбы” газетасы дубляжы булудан туктап, яңа исем астында мөстәкыйль рәвештә “Зәй офыклары” газетасы чыга башлый. “Зәй офыклары” – Зәй җирендә чыккан беренче татар газетасы түгел. 1963 елга кадәр бездә ике битле “Кызыл Зәй” (соңрак дүрт битле “Яңа Зәй”) чыгып килә. 1973 елда Зәй районы яңадан торгызылгач, ул рус газетасы “Знамя дружбы”ның тәрҗемәсе (дубляжы) итеп кенә калдырыла.
Яңа этап – яңа тарих
Матбугат ветераны Вәсимә Рәхмәтуллина хатирәләре.
– 1990 елның 9 июнендә районда яңа мөстәкыйль татар газетасы басылды. Ул КПССның шәһәр комитеты, халык депутатларының шәһәр һәм район Советлары органы буларак теркәлде. Аның исеме дә бик урынлы: “Зәй офыклары” (“Заинские горизонты”). Шулай итеп, Зәй шәһәре һәм районы халкына зур бүләк әзерләнде – 9 июньдә, нәкъ Сабантуй көнне, халык аның беренче санын кулга алды.
Редакция коллективына җирле хакимият бинасыннан өч бүлмә бирелде. Дубляж биләгән редакциядәге өч бүлмә дә татар газетасына калды. Бер еллап татар газетасының кайбер хезмәткәрләренә ике арада йөрергә туры килде (типография редакция бинасының беренче катында урнашкан иде). Әкренләп рус газетасы балансындагы алты бүлмә “Зәй офыклары” балансына күчерелде.
“Зәй офыклары”ның яшәеше дә шома гына бармады. Әледән-әле бюджетка тартырга авыр, бәлки татар һәм рус газеталарын кабат берләштерергәдер, дигән фикерләр ишетелгәләде. Мәгълүматны алырга интернет бар, газеталар кирәкме соң, дигән сүзләр дә яңгырады. Әйе, халык төрле, фикерләр дә төрле. Ләкин “Зәй офыклары” газетасының үз укучысы, җәмгыятьтә үз урыны бар. Газета – тарихны кәгазьдә язып калдыручы бик кирәкле мәгълүмат чыганагы.
2011-2016 елларда Николай Шамионов баш редактор булып эшләде. Бүгенге көндә редакцияне Энҗе Әгъләмова җитәкли.
“Зәй офыклары”ның беренче хезмәткәрләре: Әлфия Җиһаншина – җаваплы сәркатип,
Венера Гаврилова, Вәсимә Рәхмәтуллина, Рәзинә Ахунова, Клара Гатауллина, Раиса Шандырова, Николай Шамионов, Җәвит Мингалимов – журналистлар, Әнүзә Кәрамова – корректор,
Н. Галимова – материалларны машинкада җыючы, Дания Мингалимова – баш хисапчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев