Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Милләте өчен җан атып

Туган җирең өчен нинди изге гамәл кылдың? Әлеге сүзләрне шигарь итеп авылына игелекле гамәл кылучылар сокландыра.

Башкортстанның Туймазы районыннан Фәрил Галимов - әнә шундый ватанпәрвәр затлардан.  Без моңа  Төмәнәк авылындагы “Бабай утары”на "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының  күчмә утырышына баргач инандык. Утырышта без “Ак калфак” Зәй җирле бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова белән бергәләп катнаштык. 

Күркәм чарада  Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитет җитәкчесе  Данис Шакировның катнашуы чара эшен мәртәбәләде. Утырыш  Vlll “Җырлыйк әле” төбәкара үзешчән ансамбльләре ярышын колачлады.  Аны  биредә “Ак  калфак” җирле оешмасы уздыра,  быел  Әлмәт  һәм "Җәлил" бистәсе фольклор коллективлары да кушылды. Бер - бер артлы фольклор ансамбльләр аша йолалар сәхнәләштерелә,  ә йола - безнең яшәеш,  көн итешебез ул.

- "Ак калфак" җирле оешмасының 64 бүлекчәсендә сигез дистәдән артык фольклор коллективыбыз бар,  алар  фестивальләрдә чарлана, шомара,  - ди җирле оешма җитәкчесе Люция Вафина. 

Шул рәвешле утырыш барышында тәрбияви-тарихи урын борынгы  җырлар, гармун-кубыз моңнары  камалышында калды.  Коллективлар авылларына хас нинди генә йолаларны гәүдәләндермәде?! Ак калфаклылар эшчәнлеге татар халкының бәйрәм-йола, гореф-гадәтләре, авыллар тарихы һәм яшәешен өйрәнүдән гыйбарәт ул. Чарада кунакларны эшмәкәр,  танылган композитор Фәнир Галимов һәм аның иҗаты белән таныштыру форсаты да булды. Җырчылар аның шактый җырларын яратып башкара.   Булганнан бар да була,  дип юкка әйтмиләрдер.  Фәнир Галимов төбәге, авылы,  халкы өчен үтә дә игелекле гамәлләр кыла.

Меценатың исеме җисеменә туры килгән "Бабай утары” - үткән белән бүгенгене бәйләп, буыннарны ялгаучы менә дигән урын.


Рәсәй төбәкләре,  чит илләрдән утырышка  килгән ханымнар да сокланды әлеге хозурлыгы тамашага.  Шундый үзгә җирләр күреп,  кызыклы шәхесләр белән танышып, рухи ризык алып  китүләренә бик шат алар.

- Матур табигатькә,  милли көй,  йолаларга,  саф татарча аралашуга сусаган идем,  "Бабайлар утарын"да  шул сусавымны баса алдым,  үзебездә телне саклау өчен төрле проектларга кереп,  онлайн, офлайн укулар алып барабыз, - ди Мисырдан килгән Регина Әүхәдиева.

Утарга керүчеләрне татар халык әкиятләреннән гәүдәләндерелгән агач сыннар каршы ала. Менә-менә Шүрәле, Былтыр,  Су анасы  куып тотар кебек.

Күккә ашкан нарат урманы эчендә агачтан эшләнгән корпус-йортлар, ачык һавадагы сәхнәләр, балалар өчен беседкалар дисеңме…

Безне гаҗәпләндергәне биредә татар авылларының бөтен дәверен үз эченә алган этнографик  музей булды.  Ул XVII-XIX гасырга караган татар йортларын, мунча, лапаслар,  терлек һәм умарта өе, тимерче алачыгы һәм башка тарихи корылмаларны үз эченә ала.  Һәр чорның үз эш коралы, хуҗалык кирәк-ярагы, йорт   җиһазлары,  киемнәр. Әлеге ихата,  корылмалар арасында куян чабыша,  чебиләрен иярткән чуар тавык йөри.  Бакчи,  читтәрәк боланнар утлый, тәвә кошлары, фазаннар  күзләрне камаштыра. Җил тегермәне менә-менә эшләп китәр кебек.  Әлеге "авылның" мәчетендә  сәфәрчеләр намаз укый. Әйтерсең элекке авыл тормышы чынбарлыкка әверелә. 

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк.  “Яшь буын элек әби-бабайлар ничек яшәгәнне белергә тиеш”, – дигән фикердә татар эшкуары. Бик дөрес,  урынлы фәлсәфә.

Фәнир Галимов  сазлыклы урында булдырган биләмәне зурайта бара. “Бабай утары”ның заманча өлеше спорт,  мәдәни,  өйрәнү чаралары, остаханәләр белән тулылана.  “Сәләт” балалар лагеры сменаларының биредә оештырылуы күп нәрсә турында сөйли.  Кыскасы,  елның теләсә кайсы фасылында утар гөрләп тора. Төмәнәк мәчетен,  Татар иҗтимагый үзәген булдыруга да саллы өлеш керткән милләтҗанлы Фәнир Галимов.

Әлеге биниһая зур игелекле эшләр белән авыл үсә,  яшьләр биредә төпләнеп кала. Авыл уртасындагы мәктәп төзекләндерелгән, аның биләмәсендә “Шинельсез солдатлар” дип исемләнгән тыл хезмәтчәннәре һәйкәле тора.

Татар иҗтимагый үзәге дә эшчәнлеген җәелдерә бара, биредәге Тукай  һәм тыл ветераннары һәйкәлләренә чәчәкләр салынды. 

Төмәнәк чишмәләргә бай.  Әниләргә багышланган “Инәкиләр чишмәсе” аеруча сокландырды.

Ике көн барган утырыш төрле чаралар белән аралашып  барды.  Аккалфаклылар фикерләште, тәҗрибә уртаклашты, киңәш - табыш итеште. 

Кытайда  үскән Гөлчәһрә белән Балгынай сихәтләндерү процедуралары хакында,  Австралиядән килгән Лилия Сәмигуллина үзләрендәге Сабантуйның популярлаша баруы турында сөйләделәр.  Мисырлы милләттәшебез Гүзәл Идрисова - алты бала анасы. Ул-кызлары белән өйдә бары татарча сөйләшә,  үз гадәтләребезгә өстенлек бирә икән. 

Чыннан да,  чит илләрдә гаиләләрдә телнең,  бәйрәм,  йола-гадәтләрнең саклануы сокландыра. Утырыш барышында "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова да бу хакта искәртеп,  бар нәрсәнең башы гаиләдән    килүен  ассызыклады.

Оешма утырышының нәкъ менә "Бабайлар утары" нда оештырылуында  бәйләнеш,  үзгәлек,  тирән мәгънә ята.

Рәзимә Кашапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев