Милеккә кагылышлы сорауларың булса...
Газета укучыларыбызның милек мәсьәләләренә кагылышлы күп төрле сорауларына җавап алу максатында без Татарстан буенча Росреестр идарәсенең Зәй бүлеге башлыгы Ирина Беловага мөрәҗәгать иттек.
Фатир сатканда хатын яки ирнең ризалык бирүе турындагы документ тапшыру мәҗбүриме? Моның өчен бит нотариуска барып, акча түләп, ризалык турында махсус документ алырга кирәк, ә бу өстәмә чыгым булып тора.
— Россия Федерациясенең Гаилә кодексы 35нче маддәсе нигезендә ир яки хатын бергә яшәү дәверендә булдырган уртак милекләрен сатарга карар кылганда, икенчесеннән нотариаль төстә расланган ризалык документын тәкъдим итәргә тиеш. Әгәр дә бергә булдырган күчемсез милек объектын сатуга ир яки хатынның ризалык бирү документы булмаса, сатып алучыга дәүләт теркәве узу хокукы туктатылмый, ләкин дәүләт теркәүчесе (регистратор) Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) ир яки хатынның ризалыгы булу турында документның юклыгын язып куя. Бу алга таба әлеге сату-алу килешүенең суд аша юкка чыгарылу ихтималы булуы турында сөйли. Чөнки ир яки хатын сатуга ризалык бирмәдем, дип дәгъва белдерергә мөмкиннәр. Ризалык бирү турында документ булмау сатып алучыга тапшырыла торган Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры выпискасына да языла. Шунысын истән чыгармас-ка кирәк, әлеге язу Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры таныклыгында күчемсез милекне теркәү үткәрелгәннән соң ир яки хатынның нотариаль расланган килешүе булган очракта да үзгәртелми. Шуңа күрә һәр эшне үз вакытында, закон нигезендә башкарырга кирәк.
Торак йорт төзегәч аны шәхси милек буларак теркәү сроклары нинди?
— Закон гражданнарның күчемсез милеккә хокукларын теркәүне вакыт белән чикләми. Шунысы бар, 2031 елның 1 мартына кадәр торак йортларга хокукны теркәүдә гадиләштерелгән процедура гамәлдә. Ул шәхси торак төзү өчен билгеләнгән җир биләмәсендә булган, торак пункт чикләренә кергән шәхси ярдәмче хуҗалык яки бакчачылык белән шөгыльләнүче гражданнар җирләрендә, шулай ук крестьян-фермерлык хуҗалыгы эшчәнлеге алып баруга бирелгән җир кишәрлекләрендә салынган торак йортларга кагыла. Торак йортны дәүләт кадастр исәбенә кую һәм милеккә хокукны дәүләт теркәве үтү Росреестрга бирелгән бер гариза нигезендә бер үк вакытта башкарыла. Гариза белән бергә торак йортның техник планын һәм җир биләмәсенә хокукны билгеләүче документны (әгәр дә әлеге җир биләмәсе Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында теркәлмәгән булса) тапшырырга кирәк.
Гадиләштерелгән теркәү процедурасында («дача амнистиясе» дип атала) шәхси торак йортка хокукны рәсмиләштерү өчен җирле үзидарә органыннан торак йорт төзелеше кайчан башланган һәм кайчан төгәлләнгән булуы турында белешмә булуы да мөһим.
Билгеләп үтәргә кирәк, Росреестр Россиядә «төзедең —рәсмиләштердең» принцибын гамәлгә кертү өчен закон проекты пакетын әзерли. Бу исә төзелгән объектлар хуҗаларына күчемсез милеккә хокукны теркәү һәм исәпкә кую бурычын беркетә дигән сүз.
Төзелгән торак йортны рәсмиләштерү өчен таләп ителә торган техник планны алу өчен кайда мөрәҗәгать итәргә?
— Техник планны әзерләүне кадастр инженеры башкара. Ул җир кишәрлеге хуҗасы белән подряд килешүе төзү нигезендә эшләнә. Техник план электрон документ формасында әзерләнә, ул кадастр инженерының квалификацияле электрон кул куюы белән башкарыла. XML форматында (дискта) тәкъдим ителә.
Закон нигезендә кадастр инженеры белән килешүдә каралган очракта, ул Росреестрга җир биләмәсе хуҗасы исеменнән торак йортка хокукны теркәү һәм дәүләт кадастр исәбенә куюны сорап гариза бирә ала. Бу очракта кадастр инженерына ышаныч документы рәсмиләштерү таләп ителми.
Гамәлдәге кадастр инженерлары турында мәгълүматны Росреестр сайтында табарга мөмкин. Анда «Сервисы» бүлегендә кадастр инженерлары реестры урнаштырылган. Биредә кадастр инженерлары эшләүче оешмалар контактлары, аларның һөнәри эшчәнлек нәтиҗәләре күрсәтелгән.
Нинди очракта Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта фатир турында мәгълүмат күрсәтелми? Югыйсә торак теркәлү турындагы таныклык бар.
— Күчемсез милек һәм аңа хокук турындагы актуаль, дөрес мәгълүматлар шәхси кабинетта түбәндәге шартларны үтәгәндә генә күрсәтелә:
— күчемсез милеккә хокук Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында (ЕГРН) теркәлгәндә;
— гражданның шәхси кабинеттагы исем, фамилия, әтисенең исеме паспорттагы һәм ЕГРНдагы мәгълүмат белән тәңгәл килгәндә;
— хокукка ия булучының шәхси иминият номеры (СНИЛС) күрсәтелгәндә.
Шул рәвешле, Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта ЕГРНга шәхесне билгеләүче документ алыштырудан соң (мәсәлән, паспорт) үзгәрешләр кертелмәсә яки СНИЛС турындагы мәгълүмат теркәлмәсә, гражданнарның фатир турындагы мәгълүматы күренми. Мондый очракта күпфункцияле үзәккә шәхесне дәлилләүче документ, иминият таныклыгы (СНИЛС) белән килеп, ЕГРНдагы актуаль мәгълүматларны үзгәртүне гариза язып сорарга кирәк. «Күчемсез милеккә дәүләт теркәве турында» 2015 елның 13 июлендә чыккан 218нче Федераль закон нормалары нигезендә мондый гариза белән һәркем мөрәҗәгать итә ала. Әлеге хезмәт бушлай күрсәтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев