Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Медицина хезмәткәренә ай саен махсус социаль түләүләр гамәлдә

28 меңнән артык медицина хезмәткәре ай саен махсус социаль түләү рәвешендә финанс ярдәме ала. Ел башыннан социаль фондның төбәк бүлеге медицина хезмәткәрләренә 8,6 млн. сумнан артык акча күчергән.

Махсус социаль түләү сәламәтлек саклауның беренчел звеносы — район үзәк дәваханәсе, участок медицина учреждениеләре медикларына, шулай ук станцияләр һәм ашыгыч ярдәм бүлекчәләре хезмәткәрләренә каралган. Медицина хезмәткәрләренең категориясенә һәм медицина оешмасының төренә карап, түләү күләме 4,5 меңнән 50 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Түләүләр сәламәтлек саклау учреждениесе документлар тапшырганнан соң автомат рәвештә исәпләнә. Һәр ай йомгаклары буенча медицина учреждениеләре түләү хокукы булган хезмәткәрләрнең электрон реестрын төзи. Хезмәткәр турындагы белешмәләр белән бергә анда билгеләнә торган түләү суммасы һәм ул исәпләнгән белешмәләр күрсәтелгән. Календарь ай өчен түләү хезмәткәрнең хезмәт шартнамәсендә билгеләнгән хезмәт функцияләрен үтәвеннән, шулай ук күпме сәгать эшләвеннән чыгып билгеләнә. Медицина учреждениеләреннән мәгълүмат алган көннән алып җиде эш көне эчендә СФРНЫҢ Татарстан Республикасы буенча бүлеге медицина хезмәткәрләренең счетларына акча күчерә. Махсус социаль түләү турында хәбәрнамә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев