Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Медицина югары уку йортларына керергә теләүчеләр өстәмә баллар алу мөмкинлеге бар

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты «Синең медицинага адымнарың» дип аталган профориентация проектын башлап җибәрә, дип яза “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

Ул булачак абитуриентларга Россиянең теләсә кайсы медицина югары уку йортына кергәндә өстәмә биш балл алу мөмкинлеге бирәчәк.

Проект 7 февральдән 13 февральгә кадәр Татарстанда узачак «Ак халатлы фәрештәләр» фестивале кысаларында гамәлгә ашырыла.

Өстәмә биш балл алу өчен 2026 ел абитуриенты түбәндәге адымнарны ясарга тиеш::

  • 7 февральгә кадәр QR-код буенча чарага теркәлергә;
  • Медицина тарихы буенча викторина сорауларына җавап бирергә;
  • Хирург Александр Вишневский турында видеофильм карарга;
  • Вишневский турындагы видеофильм буенча контроль сорауларга җавап бирергә.

«Абитуриент максатчан квота чикләрендәге урыннарга укырга кабул итү конкурсында катнашкан очракта өстәмә биш балл алачак», – диләр КДМУда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев