Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мәзәк хәл: ГРЭСта нәрсә эшләнә?

Тормыштан алынган кызыклы хәл.

Салкын кышкы, кояшлы матур бер көндә машинада Чаллыдан кайтып киләбез. Асфальт юл коры, күз күреме яхшы, трасса буйлап агачлар көмеш күлмәкләрен кигәннәр, кояш нурларында кар бөртекләре җем-җем килеп тора, искиткеч кышкы пейзаж. Горизонтта пәйда булган, ул вакыттагы 4 торбадан чыгучы ак төтенне 6 яшьлек кызым күреп алды да сорау артыннан сорау яудыра башлады.
— Әти, бу ГРЭСмы?
— Әйе, кызым, ГРЭС.
— Ә ГРЭСта нәрсә эшләп чыгаралар?
— Нәрсә дип аңлатырга соң...
— Кондитер фабрикасында — конфет-печенье, шикәр заводында — шикәр, ә ГРЭСта нәрсә?
Инде балага алмашучан ток генерациясе турында гади тел белән аңлатып бирә алмаячагымны уйладым да, шаяртырга булдым:
— Безнең ГРЭСта ак болытлар ясыйлар. Күрәсеңме, һавада күпме ак болытлар, алар барысы да безнең ГРЭСта ясалган, әмма бу сер...
Бала бу хәбәргә шундый сөенде:
— Ак болытларны безнең Зәйдә ясыйлар! Ура! Нинди шәп! Әти, нишләп син миңа бу турыда элегрәк сөйләмәдең...
Әмма мин бөтен серләрнең дә бер ачыласы турында онытып җибәргәнмен. Икенче көнне бөтен балалар бакчасы безнең ГРЭСта ак болытларны ясауларын беләләр иде инде. Ә тәрбияче шуннан соң мин баланы бакчага алырга килгән саен елмаеп каршылый иде үземне...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев