Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Махсус хәрби операциядән ялга кайткан Зәй егете сайлауда катнашты

Махсус хәрби операциядә катнашучы, “ГРМ” позывноен йөртүче хәрби туган авылы Чыбыклыда Россия Президентын сайлауда үз тавышын бирде.

Ул 2022 елның 24 октябрендә өлешчә мобилизация кысаларында Ватан иминлеге сагына баскан.  Хәрби хәрәкәтләрдә яраланганнан соң, госпитальдә дәваланган. Шул сәбәпле, бүгенге көндә туган ягында ял итә һәм сәламәтлеген ныгыта.

-Ялымны  гаиләм белән уздырам. Туган авылым сайлау участогында үз тавышымны бирдем. Ил өчен катлаулы көннәрдә үз гражданлык позициямне күрсәтү һәм читтә калмау бик мөһим, - дип белдерде егет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев