Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Махсус хәрби операциядән ялга кайткан Зәй егете көнкүреш, балалар хатлары һәм тыл ярдәме турында сөйләде

“Туган авылым мәктәбеннән укучылар язган хатларны кыр сумкасында үзем белән йөртәм”, - ди хәрби.

Бүгенге көндә барысы 25ләп Зәй егете туган якка гаиләләре янына ялга кайтты. Шуларның берсе - районыбыз егете Вениамин белән  очрашып сөйләштек. 

Без  Зәйдә маскировкалау челтәрләре үрүче хатын-кызлар, шулай ук махсус хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм җыючы төркем турында газетабыз битләрендә, сайтыбызда еш язабыз. Отпускка кайтучы егетләр әлеге игелекле эш башында торучылар янында булып, хәрбиләрне кайгыртканнары һәм тәмле күчтәнәчләре өчен шәхсән рәхмәт сүзләрен белдерәләр. 

Әңгәмәдәшебез бездә җылы тәэсирләр калдырды: җитди ул, шул ук вакытта юмор хисе дә бар.  “Анда шаяртуларсыз булмый”, - ди. Әлбәттә,  барлык мәгълүматны сөйләп  бетерергә дә ярамый.

Вениамин тормышын хәрби хезмәт белән бәйләгән, офицер. Себердә хәрби хезмәт иткәндә махсус хәрби операция зонасына чакырыла. 

- Әлбәттә, гаиләм, әти-әнием башта моны борчылып кабул иттеләр. Шулай да, мине хуплап, терәк булып тора алар, - ди ул. 

Вениаминның ике туган энесе дә мобилизация буенча чакырылган. Алар бер авылдан. Күрешмәсәк тә, телефон аша аралашып-сөйләшеп торабыз, ди. 

 Хәрби егетләр бер-берсе белән бик тиз уртак телне  табып, көнкүрешләрен җайга салганнар. Барысы да бүлек командирының боерыкларын төгәл үти. Анда үзара ярдәм һәм бер-береңә ышаныч бик мөһим.

- Бездәге егетләрнең дуслыгына сокланырлык. Чын дуслык. Алар бер-берсенә терәк булып, аркага арка куеп, соңгы тәмәкесен дә бүлешә, - ди Вениамин.

Шулай ук җирле халыкның күпчелегенең игелекле булуы, егетләрне кайнатма белән сыйлавы турында да сөйләде ул. Ә егетләр шунда яшәүче бер хуҗаның этен ветеринарга күрсәтеп ярдәм иткәннәр.  

-Анда инде чын яз. Һава торышы йомшаграк, ләкин җилле. Төн салкынрак, - ди егет. Суны эчәргә кибеттән сатып алалар икән, андагы суга ияләшүе авыр, диләр.
Махсус хәрби операция зонасындагы егетләр тылда алар өчен гуманитар ярдәм җыючыларга һәм маскировкалау челтәрләре үрүчеләргә  бик рәхмәтле, сезнең ярдәмне, безгә ныклы терәк булуыгызны тоябыз, диләр. Маскировкалау челтәрләре техниканы, окоп-блиндажларны дошман күзеннән яшереп, хәрбиләрне дә саклый. Шулай ук егетләр балалар хатларын, рәсемнәрен сөенеп алалар.

-Миңа туган мәктәбемнән укучылар хат язып җибәрделәр. Бу хатлар күңелне җылыта, аларны алуы бик күңелле. Мин бу хатларны кыр сумкасында үзем белән йөртәм. Окопларны, блиндажларны да алар белән бизибез, - ди Вениамин.

Вениаминның гаиләсе Себердә яши, егет башта ялга әти-әнисе янына үзе  кайткан, хәзер хатыны, ике баласы да авылга кайтып, бергәләп ял итәләр, әти-әниләренә булышалар. 

-Улыбызны бик шатланып каршы алдык. Исән-имин булуы – безнең өчен бик зур сөенеч. Санаулы көннәр тиз узар, китәр вакыты да җитәр тиздән. Моннан ары да Ходай һәрберебезнең балаларын саклап йөртсен, барысы да исән-имин йөреп кайтсын, – ди егетнең әти-әнисе.

Кичә Вениаминның туган көне булган. Һәм якташлары аңа тепловизор бүләк итте.

-Тепловизорның бәясе 140 мең сумн тора. Без игелекле кешеләр ярдәме белән Вениаминга махсус хәрби операция зонасында бик тә кирәкле булган тепловизорны алып бирә алдык. Әле сатучы да аңа үзеннән бүләк ясады: тавыштан саклаучы наушниклар бирде үзеннән.  Без бу эшләрне җиңү өчен, ил иминлеген сакларга киткән ир-егетләребезнең сау-сәламәт, исән-имин әйләнеп кайтулары, солдатларның безнең кайгыртуыбызны тоеп, тыныч күңел белән хезмәт итүе өчен эшлибез, - ди Кораллы Көчләр ветераны Валентин Атласов. 

Фото шәхси архивтан
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев