Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Махсус хәрби операциядәге Зәй егетләренә газета аша сәламнәрегезне җибәрегез

Районда махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм җыю эше дәвам итә. Алдагы гуманитар ярдәм сентябрьнең өченче декадасында җибәреләчәк. Без бергә берләшеп кенә күптән көтелгән җиңүне якынайта алабыз.


Хәрбиләр туган яклардан килгән хатларны, рәсемнәрне зур дулкынлану белән алуларын белдерәләр. Без аларга шулай ук район газеталарын да җибәрәбез. Гуманитар ярдәм илтүчеләр хәрби  ир-егетләребезнең туган яктан килгән һәр хәбәргә сөенүен, газеталарны күз ачып йомганчы алып бетерүен әйтәләр. Шул уңайдан без газетабызда акция үткәрергә булдык: егетләрнең әти-әниләре, гаиләләре, якыннары туган яктан аларга сәламнәр җиткерә ала. Без аларны 22 сентябрь санындагы газетабызда бастырачакбыз. Ә әлеге газеталарны гуманитар ярдәм аша махсус хәрби операциядәге Зәй егетләренә җибәрәчәкбез.
Хатларны zayof@yandex.ru электрон почтасына җибәрә аласыз. Белешмәләр өчен телефон, ватсапп номеры: 8-939-318-78-22.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев