Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Махсус хәрби операциядәге Зәй егетләренә газета аша сәламнәрегезне җибәрегез

Районда махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм җыю эше дәвам итә.

Алдагы гуманитар ярдәм Җиңү көненә багышлана. Без бергә берләшеп кенә күптән көтелгән җиңүне якынайта алабыз.

Хәрбиләр туган яклардан килгән хатларны, рәсемнәрне зур дулкынлану белән алуларын белдерәләр. Шул уңайдан без газетабызда акция үткәрергә булдык: егетләрнең әти-әниләре, гаиләләре, якыннары туган яктан аларга сәламнәр җиткерә ала. Без аларны 21 апрель санындагы газетабызда бастырачакбыз. Ә әлеге газеталарны гуманитар ярдәм аша махсус хәрби операциядәге Зәй егетләренә җибәрәчәкбез.

Хатларны zayof@yandex.ru электрон почтасына җибәрә аласыз. Белешмәләр өчен телефон: 7-24-50.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев