Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә социаль ярдәм көн үзәгендә
Зәй районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү өстенлекле һәм мөһим бурыч булып кала.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина соңгы ярдәм чаралары турында белдерде:
-Зәй муниципаль районында мобилизацияләнгәннәрнең, контракт буенча һәм ирекле махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә күптөрле социаль ярдәм чаралары күрсәтелә.
Хәрбиләрнең балалары мәктәпләрдә бушлай кайнар ризык белән тукландырыла, балалар бакчаларына йөртү район хисабыннан башкарыла, яшь ярымлык балалар бакчаларга чиратсыз урнаштырыла. Шулай ук хәрбиләрнең балалары өчен төрле өстәмә шөгыльләргә, түгәрәкләргә, клубларга, спорт секцияләренә йөрү түләүсез каралган.
Бүгенге көндә районда махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсендә 17 бала туды. Традиция буенча районнан барлык гаиләләргә 100 мең сумлык сертификат бирелде. Тагын ике хатын-кыз йөклелек буенча исәптә тора.
Бүгенге көндә районда кыска вакытлы ялга кайткан 17 хәрби исәпләнә. Алар һәм аларның гаиләләре өчен кайнар линия телефоны эшли: 3-31-00. Монда килеп туган мәсьәләләрне хәл итү өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Хәзерге вакытта хәрбиләр гаиләсеннән булган 73 бала балалар бакчасына йөри, 175 бала мәктәпләрдә белем ала. Көзге каникуллар чорында ял итү өчен 41 балага «Татнефть» оешмасы тарафыннан «Факел» лагерына юлламалар бирелде.
Ярдәм чаралары махсус хәрби операциядә катнашучыларның тормыш иптәшләренә, шулай ук хезмәткә сәләтле яшьтәге балаларына да күрсәтелә. Кирәк булганда алар һөнәри белем яки өстәмә һөнәри белем алалар, шулай ук эш эзләүдә ярдәм ителә.
Гаиләнең барлык әгъзаларына социаль ярдәм чараларын рәсмиләштерүдә, юридик мәсьәләләр буенча консультация, психологик, шулай ук адреслы ярдәм күрсәтелә.
Хәрбиләр сәламәтлеге дә игътибар үзәгендә. Яраланып кайткан ике хәрбигә 300 мең сум күләмендә материаль ярдәм күрсәтелде.
Сармашбаш авылындагы бер гаиләгә «Теплосерсис» оешмасы суүткәргечне төзекләндерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев